«А.П.Чеховта кунакта»: әдәби кичә (12+)

15 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «А.П.Чеховта кунакта» дигән әдәби кичә уздырды.

В гостях у Чехова
IMG-20220915-WA0013
IMG-20220915-WA0015
IMG_20220915_130136
IMG-20220915-WA0017

Кичәдә өлкән сыйныфлылар язучыны искә алып кына калмады, ә аның тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алды: гимназиядә укыганда ук ул, аерым кешеләргә дәресләр үткәреп, матди яктан үз-үзен тәэмин итә һәм шуның өстенә Мәскәүдәге ярлы туганнарына ярдәм итә. Белеме буенча табиб буларак, Антон Павлович тәҗрибә җыя, әмма күпмедер вакыттан соң, үзенең төп эше язу икәнен аңлый. Баштарак медицина өлкәсендә укучы студент «Талаксыз кеше», «Минем абыйның энесе», «Пациентларсыз табиб» кебек төрле тәхәллүсләр астында яза.

Антон Павлович образына кереп, алып баручы сөйләгәннәргә автор сүзләре белән цитаталар китергән укучы чараны тагын да ямьләндерде. 

Яшүсмерләр язучы иҗаты буйлап виртуаль сәяхәт кылды, аның барышында алар Антон Павловичның тормышы белән бәйле истәлекле урыннар – Мелиховодагы утары, Ялта һәм Сахалин утравындагы йортлары белән танышты. Язучының тормышы һәм эше турында «Антон Чеховның Мелиховодагы музей-утары» дигән документаль фильмнан өзек аеруча мәгълүматка бай булды. 

Балалар, Чеховның «Радость» хикәясен сәхнәләштереп, үзләренең актерлык сәләтен күрсәтте, «Чехов белгечләре» викторинасында исә кичәдә алган белемнәрен ныгытты. 

Әдәби кичә азагында язучының тормыш юлы һәм иҗатын иң яхшы белүчеләр ачыкланды. 

P.S. «А.П.Чеховта кунакта» әдәби кичәсеПушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык китапханә чараларын рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында табарга була.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: